news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында үз эшен башлап җибәрүчеләр очрашты

Киңәшмәдә Татарстан күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм башка юнәлешләрдә кооперативлар төзү яңа дәүләт программасы турында сөйләштеләр.

(Апас, 7 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Илсур Хәбибуллин, Рөстәм Гарифуллин, Региональ Лизинг Компаниясе генераль директоры Алексей Кравцов авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр белән очраштылар, дип яза җирле басма.

Киңәшмәдә Татарстан күләмендә авыл хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм башка юнәлешләрдә кооперативлар төзү яңа дәүләт программасы турында ачыктан-ачык сөйләшү уздырылды, махсус видеофильм күрсәтелде. Грантлар, үз эшеңне башлау, үстерү өчен дәүләттән аз процентлы займ-кредитлар алу тәртибе, Лизинг-Грантка яңа техника. технологияләр булдыру яңалыклары тәфсилләп аңлатылды. Күпсанлы сорауларга җаваплар бирелде.

Киңәшмәне район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров алып барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, аның урынбасары Шамил Гаффаров авыл җирлекләре башлыклары, халыктан сөт җыючылар, быел төрле Грант отучылар, үз эшен башлап җибәрүчеләр белән очрашты. Аларның сорауларына да тулы җаваплар бирделәр, бергәләшеп ел ахырына кадәр эш планы билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100