news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында язгы кыр эшләре бара

Язгы кыр эшләренә быел районда беренче агрегатлар 14 апрельдә үк чыкты.

(Апас, 30 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районында язгы кыр эшләре бара. Язгы кыр эшләренә быел районда беренче агрегатлар 14 апрельдә үк чыкты, дип яза район газетасы.

Аннан соң кисәк салкынайтып, яңгырлар башланды. Ниһаять, көннәр аязды, кырлар кабат техника шавына күмелде. 27 апрельдә Дәүләки берләшмәсенең Колчык авылы янәшәсендәге кырларга беренче чәчүлек орлыклар күмелде. 28 апрельдә Күккүз якларында да басуларга чәчкечләр чыкты. 

- Без бу чәчүне тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрергә тулаем әзер, - ди Дәүләки авылы бригадиры Ринат Сәлимов.

– Тракторчы Ринат Салаватуллин, чәчүчеләр: абыйлы-энеле Артур белән Алмаз Хәбибуллиннар көнлек норманы артыгы белән үтәп баралар. Эш ике сменалы итеп оештырылды. Чәчүлегебез, ашлама, техника җитә, кешеләр эшкә атлыгып тора безнең якларда.

Хәерле сәгатьтә, игенче!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100