Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында янгыннан җимерелгән йортта ир-ат мәете табылган
Төнлә белән районның Чүри-Бураш авылында шәхси йорт янган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районында янгын нәтиҗәсендә җимерелгән йорттан ир-ат мәетен табып алганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген төнлә Чүри-Бураш авылында шәхси йортта янгын чыккан. Урынга 106нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре, Иске Йомралы һәм Әлмәндәр авыллары янгын сүндерүчеләре, табиблар юл тоткан.
Аларны каршы алган күршеләр хуҗаның өйдә булуын әйткән. Ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алып, түшәме җимерелеп төшкәнлектән, янгын сүндерүчеләр өй эченә керә алмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны ун минут эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта 50 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булганнар.
Әле янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, ут капкан өйдән 36 яшьлек исерек ир-ат чыкканлыгы билгеле. Тәне пешкән ир-атны Үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар.
Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз