news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына багышланган дәрес үтте

Дәресне мәктәпнең элеккеге укучысы, Татарстанның атказанган төзүчесе Илфир Шәвәлиев үткәрде.

(Апас, 6 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апс районы Зур Күккүз урта мәктәбендә Ворлдскиллс стандартлары нигезендә Казанда һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионаты турында дәрес узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дәресне мәктәпнең элеккеге укучысы, Түбән Барыш авылы егете, Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр яны хуҗалыгы көллиятенең производствога өйрәтү мастеры, Татарстанның атказанган төзүчесе  Илфир Шәвәлиев үткәрде.

Үз эшенең чын остасы, быел 22 – 27 август көннәрендә үтәчәк чемпионатның оештыручыларының берсе булган Илфир Шәвәлиев тирән эчтәлекле, бай мәгълүматлы дәрес үткәреп, укучыларда үз һөнәренә карата кызыксыну уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100