news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында урып-җыю эшләренең 65 проценты төгәлләнде

7 комбайнчыга кыр премияләре тапшырылды.

(Апас, 15 август, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районы хакимияте һәм “Свияга” агрофирмасы җитәкчелеге карары белән, быелгы уракта комбайн төренә карап, билгеле күләмдә ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына 5 мең сумлык акчалата кыр премияләре тапшыру дәвам итә, дип яза җирле басма.

14 августта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов 7 комбайнчыга шундый кыр премияләре тапшырды. Бу тантаналы чара вакытында Апас “Замандаш” агитклубы үзешчәннәре дәртле җыр-биюләре белән игенчеләрне күңелле ял иттерде. Алдан килешенгәнчә, басуда эшләүчеләрне көнгә 3 тапкыр аш-су белән сыйлау да үз көчендә. Быелгы уракның 65 проценты төгәлләнде.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot