news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында үткән халык җыеннарында мөһим мәсьәләләр карала

Бу көннәрдә район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үтә.

(Апас, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Кичә “Бердәм Россия” сәяси партиясе химаясында уза торган халык җыеннарының чираттагысы Шәмбалыкчы һәм Биеш авыл җирлекләрендә үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җыеннарда район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин һәм аның урынбасарлары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Биредә авылда яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, эшләнгән һәм эшләнәчәк эшләр үзара уртага салып сөйләште.

Район башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин районда башкарылган эшләр, соңгы үзгәрешләр яңалыклар белән таныштырды.

выл җирлекләре башлыклары 2018 елда үзара салым акчасына башкарылган һәм башкарылачак эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар. Халык райондагы яңалыклар, ирешелгән уңышлар, мөмкинлекләр турында мәгълүмат алып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100