news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында терлек азыгы әзерлиләр

Свияга“ берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсендә дә бер йодрык булып, бер максатка эшлиләр.

Апас районында терлек азыгы әзерлиләр
apastovo.ru/news/mөһim-temalar/apas-rayonynda-kyzu-pechn-ste

(Апас, 26 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы кырларында кызу печән өсте, кышка мал азыгы әзерләү эше дәвам итә. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта мал-туар өчен кышкы чорга дару үләннәре һәм яфраказык әзерләү эше дә бара. Бу эшкә хезмәт коллективлары да зур өлеш кертә.

“Свияга“ берләшмәсенең Болгаер бүлекчәсендә дә бер йодрык булып, бер максатка эшлиләр. Идарәче Нияз Гайфуллин сүзләренчә, чабылган үләнне вакытында чабып, артык киптермичә, яфраклары коелганчы ук җыеп алып, фермаларга кайтару һәм эскертләргә куюга ирешү исәпләре.

"120 гектарда үстерелгән күпьеллык люцер җирендә эш бара. Печән җыюга бик җаваплы карыйбыз. Егетләр дә үз эшләрен белеп, булсын дип башкаралар. Кече Болгаер фермасы янына 350 төргәк печән кайтардык. Олы Болгаер фермасы янына да шул күләмдә үк печән куелачак" – ди идарәче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100