Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында техниканың терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлеген тикшерәләр
Печәнгә төшәчәк механизаторларга хезмәткә түләү тәртибе дә яхшылап аңлатыла.
(Апас, 3 июнь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашында аерым комиссия урыннарда кадрлар һәм техниканың терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлеген бәяли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, хуҗалыкларда техниканы кабул итү аерым мәйданчыкларда башкарыла, аларны эшләтеп, сынап та карыйлар. Печәнгә төшәчәк механизаторларга хезмәткә түләү тәртибе дә яхшылап аңлатыла.
“Татагрохим“ берләшмәсе вәкиле Илдар Әфләтунов әйтүенчә, районның бүгеннән печән әзерләүне башларга мөмкинлекләре бар. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлардан соң җылы килде, үлән басуларында шактый югары уңыш өлгереп килә.
Быелгы сезонда район күләмендә кимендә 100 мең тонна сенаж, 120 мең тонна силос, 20-25 мең тонна сыйфатлы печән әзерләү бурычы куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз