news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында силос салу эше ике сменада башкарыла

Хезмәткәрләр өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

(Апас, 13 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева). Апас районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларында күренгәнчә, быел районда 7 мең гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. Шуның 4429 гектары силос салуга тотылачак. 2529 гектардагысын бөртеккә суктырып алу планлаштырыла. Барлыгы 40 мең тонна силос салынган. Барлык чәчелгән мәйданның 2500 гектар өлеше әлеге максатка файдаланылган, дип яза район газетасы.

Бүгенге көндә “Свияга“ берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсендә силос салу эше бара. Эш ике сменада оештырылган. Хезмәткәрләр өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

-Бүлекчәдә 200 гектарда кукуруз чәчелде. Шуның 80 гектары бөртеккә, 120 гектары силос салу өчен кулланыла. Беренче смена иртәнге алтыдан көндезге өчкә кадәр, икенче смена көндезге өчтән төнге 12гә кадәр эшли. Ике сменага көнгә 600 тонна силос салына. Иске Йомралы терлекчелек фермасы ишегалдында силос курганы оешкан төстә эшләнә, - диде бүлекчә идарәчесе Илдүс Галиәкбәров.

Николай Бусаров “Беларус“ тракторы белән силос таптату эшен башкара. Ул 37 ел тракторда эшли. Техниканың серен, эшнең тәмен белеп хезмәт итә.

-Силос курганы янында техника өзелми. “КамАЗ“лар бер-бер артлы килеп, бушатып кына тора. Без эттереп, таптатып өлгерергә тырышабыз,- диде ул.

Дүртиле авылыннан Илгиз Минһаҗетдинов һөнәре буенча эретеп-ябыштыручы. Ләкин ул урып-җыю эшләре чорында ел саен үзеннән зур өлеш кертә. Быел да иң элек комбайнда эшләде. Хәзерге вакытта силос салу эшенә кушылды.

-20 елга якын техника иярлим. Кышлык терлек ризыгы әзерләү эшендә Рамил Гашыйгуллин белән алмашып хезмәт итәбез, - диде Илгиз абый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100