news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында шикәр чөгендере алу башланды

Дәвеш авылы янында 250 гектарлы чөгендер кырында алты комбайн эшли.

(Апас, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Йолдыз").  Апас районы Горбунов берләшмәсе игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен тәмамлап, шикәр чөгендере алуга кереште. Дәвеш авылы янында 250 гектарлы чөгендер кырында алты комбайн эшли. Бер төягеч, янгын сүндерү машинасы куелган. Шунда ук төяп ташып та баралар, дип яза район газетасы.

– Шикәр чөгендере алу эшен башлап җибәрдек. Һава шартлары бозылып торса да комбайннар ике смена эшлиләр. Көнгә 50-60 машина чыгарабыз. Уңышы 400 центнердан артык. Механизаторларны кырга килеп ашатабыз, будкада тәүлек әйләнәсе кайнар чәй, тәмле коймак пешеп тора, - ди берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов. МТК “Ак Барс”ның 1 филиалы механизаторлары Марат Миңнуллин белән Фәнил Хөсәинов беренче көннән үк эшне башлап җибәргәннәр.

– Быел эшебезне Апас районы кырларыннан башладык. Аннан күрше районнарга китәбез. Безнең өчен барлык уңайлылыклар да булдырылган. Чөгендернең чыгышы да яхшы, эшлисе генә килеп тора, - диләр комбайнчы егетләр

news_right_1
news_right_2
news_bot