news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында шәхси йортта янгын чыгып, өлкән яшьтәге ир-ат вафат булган

Каты авыру сәбәпле ир-ат урын өстендә генә ятып торган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Апас районында шәхси йортта янгын чыгу аркасында ир-ат вафат булган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бер көн элек 6:56 сәгатьтә Каратун авылындагы Жданов урамындагы шәхси йортта килеп чыккан. Янгын чыгу турында хәбәр "112" номеры коткару хезмәтенә килеп ирешкән. Урта Балтайдан килгән янгыннан саклау хезмәте хезмәткәрләрен җирле халык каршы алган. Алар янган йортта ир-ат булырга мөмкин булуын хәбәр иткән.

Янгынны 7:12 сәгатьтә сүндергәннәр. Җимерекләрне аралаган вакытта аш бүлмәсендә идәндә 63 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Соңрак бигеле булганча, ир-ат нык авырган һәм урын өстендә генә яткан. Авыру сәбәпле, ул йөри алмаган.

Янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән. Беренчел фаразлар буенча, янгын тәмәке тартканда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100