news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар киңәшмәгә җыелды

Рафия Галләмова шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше белән 18 елдан бирле шөгыльләнә.

 (Апас, 13 июль, "Татар-информ", "Йолдыз" Ляля Сафиуллина). Апас районы хакимиятендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы эшмәкәрләр һәм район авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үтте, дип яза җирле басма.

Биредә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимеров, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Марат Фатрахманов катнашты, чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар барышында кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Рафия Галләмова шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше белән 18 елдан бирле шөгыльләнә. Бүгенгесе көндә ул Дәвеш, Коштавылы, Черкен авылларында шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

– Эш көнем иртәнге дүрттән башлана. Иң элек үз хуҗалыгымдагы сыерларны савам. Аннан хезмәткә чыгып китәм. Халык белән аңлашып эшлибез. Эшебез бик җаваплы, –ди ул.
Авыл тормышын мал-туардан башка күз алдына да китереп булмый. Биредә яшәүче халык өстәмә керемне ит, сөт сатудан ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100