news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында семинар-укуда фәнни ачышлар турында сөйләделәр

Россия һәм Казан галимнәре район кунакларын игенчелектәге фәнни яңалыклар белән таныштырдылар

Апас районында семинар-укуда фәнни ачышлар турында сөйләделәр
apastovo.ru/news/avyl-khualygy/fnni-achyshlarny-rayon-kyrlaryna

(Апас, 17 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). Апас районында зур семинар-уку узды. Татарстанның 15 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән килгән җир белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре каршында эчтәлекле фәнни чыгышлар ясалды һәм теория гамәли күнекмәләр белән ныгытылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Россия һәм Казан галимнәре район кунакларын игенчелектәге фәнни яңалыклар белән таныштырдылар. Семинар үткән “АгроАктив“ хуҗалыгы алар белән өченче ел килешүле шартларда инновацияле хезмәттәшлек итә. Алдынгы технология белән үстерелгән иген басуларында ике ел элек уртача гектардан реаль 50-72 центнер уңыш алдылар.

- Быел Болынбалыкчы, Кормаш кырларында көнбагышның 15ләп сорты сынала. Шулай ук рапс, кукуруз, кузаклы һәм башаклы культураларны яңача үстерү бөтен яклап отышлы, - диләр “АгроАктив“ игенчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100