news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында сәламәтлек көне узды

Апас районының барлык 19 мәктәбендә бу акциядә быел барлыгы 1756 укучы бала катнашты.

(Апас, 10 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Бөтендөнья сәламәтлек көне Җир шарында Берләшкән Милләтләр Оешмасы башлангычы белән 1950 елдан үткәрелә башлады. Апас районының барлык 19 мәктәбендә бу акциядә быел барлыгы 1756 укучы бала катнашты, дип яза район газетасы.

-Бу көнгә багышлап барлык мәктәпләрдә дә зур әзерлек эшләре үткәрдек. Район хакимияте, үзәк хастаханә җитәкчелеге белән килешү нигезендә укучылар алдында табиблар, авыл шәфкать туташлары чыгыш ясады. Һәр мәктәптә аерым тематик рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Шулай ук махсус стендлар ясалды, балалар сәламәтлегенә багышланган стенгазеталар чыгарылды. Төрле спорт чараларына игътибар бирелде,-ди район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина.

Апас урта мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көне аеруча колачлы һәм эчтәлекле булып үтте. Мәктәп җитәкчеләре бу чарага район хакимияте, район мәгариф бүлеге вәкилләрен дә зур кунак итеп чакырганнар иде. Район үзәк поликлиникасы табибы Гөлсинә Гайнуллина мәктәпнең актлар залында яшүсмер укучылар өчен лекция үткәрде. Туберкулез, башка йогышлы авыру симптомнарын ничек белергә, аннан саклану алымнары турында балаларга бик гади, үтемле итеп аңлатты. Мәктәп шәфкать туташы Гөлназ Фәсхетдинова шулай ук сыйныфларда сәламәтлек дәресләрендә катнашып, балаларга үз киңәшләрен җиткерде.

-Безнең мәктәптә бүген барлыгы 663 бала укый. Көн саен мин үзем, мәсәлән, 5-6 баланы кабул итәм. Укучыларыбыз күбрәк башы, тамагы, эч авыртуы, тән температурасы күтәрелү кебек йомыш белән зарланып керәләр. Баланың теше сызлап интектерсә, мәктәбебездә теш дәвалау кабинеты да бар, анда тәмле телле, шифалы куллы табибә Рәмзия Дәүләтшина укучыларга тиешле ярдәм күрсәтә,-ди ул.

Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәпнең зур спорт залында башлангыч сыйныфлар җитезлектә көч сынаштылар. Капчык киеп йөгерү, эстафета, аркан тарту кебек кызыклы уеннарда барысы да бик кыю һәм теләп катнашты. Командаларга көч биреп торучылар исә бик матур плакатлар ясарга, шигырь-такмаклар ятларга да вакыт тапканнар. Ярышлар бик гадел узды, һәрвакыттагыча, бу юлы да дуслык җиңде.

Апас аграр көллияте, “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә дә бу көнне зур чаралар уздырылды.

Сәламәтлек көнен Биеш мәктәбендә дә бик эчтәлекле итеп үткәрделәр. Район спорт, яшьләр эше комитеты, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренерлары бу көнгә багышлап спорт залында бадминтон ярышлары уздырды. Районда дүртенче ел рәттән үткәрелүче бу спорт төре балалар арасында шактый популяр, монысында барлыгы 22 команда катнашуы шуны ачык раслый.

-Мәктәбебездә һәр сыйныф Бөтендөнья сәламәтлек көненә яхшы итеп әзерләнде. Биеш авыл фельдшеры Ләйсән Садыйкова балаларга сәламәт тормыш нигезләрен аңлатты. Һәр сыйныфта рәсемнәр конкурсы үткәрелеп, мәктәп фойесында алардан бик матур күргәзмә оештырылды. Озын тәнәфестә исә мәктәпкүләм “Сәламәт мин-сәламәт Россия” исемле флэш-моб узды,-диде хәбәрчегә директор урынбасары Маргарита Телишева.

-Сәламәтлек көненә районкүләм рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды һәм Биеш мәктәбе укучылары иҗат эше Казанга, финал этабына үтте. Бу хакта безгә Апас “Сәләт” балалар иҗат Үзәгеннән Ләйсән Акберова хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100