news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Алар район башкарма комитетының, район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Апас районында мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр
apastovo.ru/news/mdniyat/rayon-mdniyat-khezmtkrlre-khrmtlnde

(Апас, 26 март, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында халыкны рухи яшәтүдә, сәнгатен үстерүдә, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклап калуда зур көч куеп хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бу өлкәдә хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу уңайдан барлык халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтүгә керткән өлешләре һәм намуслы эшчәнлекләре өчен мәдәният йорты, клуб музей, китапханә хезмәткәрләре район башкарма комитетының, район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

30 ел буе Болын-Балыкчы авылы китапханәсендә хезмәт итүче Тәнзилә Латыйповага мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100