news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында өлкәннәр арасында йөзү ярышлары үтте

Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары, медальләр бирелде.

(Апас, 5 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ләйлә Шиһабиева. ). Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, "Дулкын" бассейнында лаеклы ялда булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында йөзү ярышлары узды. Аны Апас районының яшьләр эше һәм спорт бүлеге, пенсия фонды бүлекчәсе һәм пенсионерлар оешмасы берлектә уздырды, дип яза җирле басма.

Күңелләре белән яшь булган, спорт сөюче өлкәннәр бу юлы да сынатмадылар. Зәңгәр су киңлекләрен бик җитез колачлады алар.

Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде.

-Хөрмәтле өлкәннәр! Сез бар җирдә дә үрнәк, актив. Хезмәт елларыгызда да безгә өлге булдыгыз, хәзер дә киңәшләрегез белән ярдәм итеп торасыз. Бүген дә сынатмагыз, җиңүләр юлдаш булсын, - диде ул.

Бассейнның җитәкчесе Фидаиль Фәхретдинов сүзләренчә, ир-атлар да, хатын-кызлар да йөзү белән теләп шөгыльләнә, суның сәламәтлек чыганагы булуын аңлыйлар икән.
Апастан Рифкать абый Абзалов ярышларда дүртенче ел катнаша. Бу юлы да сынатмады. Ир-атлар арасында ул беренче урында. Хатын-кызлар арасында беренчелек Венера Мөхәммәдова кулында.

-Узган ел районкүләм ярышта да, республика күләмендә дә беренче урынны алдым. Судан чыккач, яшәреп киткәндәй буласың, сулышыңа кадәр үзгәрә, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Апастан Рәйхан Галәтдинова да бассейнга теләп йөри. Ул биредәге уңайлыклардан да, хезмәткәрләрнең мөнәсәбәтеннән дә канәгать булуын белдерде.

-Йөзәргә бик яратам. Җаем чыккан саен килергә тырышам. Ярышларда да теләп катнашам. Җиңәм дип тә түгел, күңел күтәренкелеге алу өчен, - диде Рәйхан апа.

Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары, медальләр бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100