Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районында көмешкәчеләр фаш ителгән
Кибетләрдә көтелмәгән 65 рейд-тикшерүләр үткәрелгән
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Республикада 1 декабрьдән «Ялган аракы» махсус айлыгы игълан ителде.
Законсыз, ялган алкоголь продукциясе әйләнешен кисәтү буенча Апас районында ел башыннан берничә утырыш булды, соңгысы ноябрь аенда үтте. Кибетләрдә көтелмәгән 65 рейд-тикшерүләр үткәрелде. Кормаш, Әнәле, Сатмыш, Шәмәк, Зур Болгаер, Табар Черкене, Карамасар, Җидекизләү авылларында, район үзәге Апаста 15 кешенең үз өендә көмешкә куып сатуы фаш ителде. Балигъ булмаганнарга, сәгать кичке 10нан соң 4 кибеттә спиртлы эчемлекләр сатучылар да капты бу «ятмәгә». Штрафлар бик зур, итәк асты «сәүдәгәрләренә» ул 3000-5000 сум, кибет тотучылар, сатучылар өчен 5000-30000 сум, юридик затлар 50000-100000 сум административ җавапка тартыла, дип хәбәр итә “Йолдыз” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз