news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында ир-ат үрдәк урлап суд каршына баскан

Ике тапкыр урлап, ул өченчесендә тотылган

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Август төнендә Ф., урта яшьләргә җитеп килүче ир-ат, аракы эчкән хәлдә күршеләренең верандасына үтеп кереп, суыткычтан ике үрдәк түшкәсен урлап чыга. Ләкин эш моның белән генә бетми, ике көннән соң күршеләренең суыткычтагы үрдәкләре аны тагын үзенә “тарта” башлый. Кабат ике үрдәк түшкәсен урлап чыга. Исерек хәлдә ул янә күршеләре суыткычыннан ике үрдәк түшкәсен эләктерә, тик бу юлы, хуҗаларның уяулыгы мәкерле гамәлен тормышка ашыра алмый.

Суд барышында Ф. үзенең гаебен тулысынча танып, үкенүен, башка мондый эшләр кабатланмаячагын вәгъдәләде, ә тиешле җәзаны барыбер алды, дип яза “Йолдыз” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot