news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында илкүләм проектлар буенча эш барышын тикшерәләр

“Бердәм Россия“ партиясенең Апас җирле фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров төзүчеләр белән очрашты.

(Апас, 13 июль, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районында илкүләм проектлар буенча эшләрнең барышы һәм сыйфаты “Бердәм Россия“ партиясенең җирле фракциясе тарафыннан тикшерелеп тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Демография“, Куркынычсызлык һәм имин юллар“, “Экология“, “Сәламәтлек“, “Мәдәният“ һәм “Мәгариф“ милли проектлары буенча эшләр башкарыла.“Бердәм Россия“ партиясенең Апас җирле фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров төзелеш урыннарында булып, эшләр белән танышты, төзүчеләр белән очрашты.

Сатмыш авылы күп функцияле үзәгендә бүгенге көндә эчке эшләр бара. Бинаның эчке яктан диварлары шомартыла, тигезләнә.

Бу көнне эшче төркем Сатмыш авылындагы төзелеш мәйданы белән беррәттән “Куркынычсыз һәм имин юллар“ милли проекты нигезендә төзелгән Каратун-Уланово юлында һәм Казан-Ульяновск юлларында да булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100