news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында иң мул уңышны уҗым бодае биргән

Фәрит Мөхәммәтшин районда көзге чәчү һәм терлек азыгы әзерләү эшләре барышы белән танышты

(Апас районы, 24 август, «Татар-информ», Александр Елисеев, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Апас районына бүгенге эш сәфәре басуларны караудан башланды. Биредә кыр батырлары республика парламенты башлыгына башкарылган эшләр, быелгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләде.

Аерым алганда, 28,7 мең гектар мәйданга чәчелгән бөртеклеләрдән игенчеләр 79 тонна ашлык җыеп алган. Районда иң мул уңыш китергәне уҗым бодае булган - 35,7 мең тонна, уңдырышлылык – гектарыннан 30 центнер. Тулаем алганда, бөртеклеләр гектарыннан уртача 28 центнер чыккан. Апас районы Татарстан районнары рейтингында урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче унлыкка керә.

“Хәзерге вакытта кырларда көзге культуралар чәчү эшләре бара. Терлек азыгы әзерләү эшләре тәмамланды – барлыгы 89 мең тонна җыелды. Тиздән шикәр чөгендере алуга керешәбез”, - дип, вазгыятьне аңлатты республика парламенты башлыгына Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Нияз Гисмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100