news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында җиңел машинага капкан утны кар сибеп сүндергәннәр

Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләр машинаны кар сибеп сүндерергә тырышкан, шулай да ул тулысынча янып беткән.

Апас районында җиңел машинага капкан утны кар сибеп сүндергәннәр
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан җиңел машинаны кар сибеп сүндергәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген иртән янгын сагы хезмәтенең 101 номерына Апас районы Свияжск бистәсендәге Яшьләр урамында машина януы турында хәбәр килә.

Фотодан күренгәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче машинаны кар сибеп сүндерергә тырышканнар. Машина тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр утны тулысынча юк иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot