news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында “Халкым хәзинәсе“ фестивале узды

Фестиваль һәр җирлекнең үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, милли йолаларын яшь буынга җиткерү, авыл халкын сәхнәгә тарту максатыннан оештырылган иде.

(Апас, 24 март, "Татар-информ", "Йолдыз").  Апас районында “Халкым хәзинәсе“ фестивале узды. Ике ай дәвамында коммерцияле булмаган мәдәни мирас бәйгесенең  зона этаплары үткәрелде, дип яза җирле басма.

Һәр җирлекнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре, милли йолалары бар. Әнә шуларны түкми-чәчми буыннан-буынга җиткерү, авыл халкын сәхнәгә тарту, талантларны барлау максатыннан оештырылган иде ул. Һәр җирлек әлеге эшкә зур игътибар бирде, әзерләнде һәм бик теләп катнашты. Район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты узды. Сәхнәдә милләтләр дуслыгы, бер-берсенә хөрмәт, аңлашу чагылыш тапты. Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Садә“ ансамбле коллективы, Табар Черкене, Иске Әнәле, Биеш, Шәмбалыкчы, Олы Бакырчының сәхнә осталары күренешләрне оста итеп тасвирлады.

Чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды. Залга гармун моңнары таралды. Тамашачы һәр чыгышны ошатып, алкышларга күмде. Соңыннан бәйге җиңүчеләре Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев мәдәни мирасны саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100