news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында еланнар уянып чыккан

Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Апас районында еланнар уянып чыккан
pixabay.com

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Апас районындагы Ключи станциясендә еланнарның кояшка җылынырга чыкканын видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Бу турыда Буа районының "Байрак" сайтында хәбәр ителә.

Видеоны әлеге районның Каратун авылында яшәүче тимерюлчы Линар Биккулов Ключи станциясендә кеше яшәми торган йорт янында төшереп алган. 

Линар Биккулов әйтүенчә, бу урында тузбаш еланнар мыжлап торуын ел саен күрергә мөмкин. 

Тузбашлар кешеләр өчен бернинди дә куркыныч тудырмый, чөнки алар агулы түгел. Алар кышкы йокыдан апрель азагы — май башында уянып чыга һәм кояш яхшы җылыткан төрле урыннарда күренә башлый. Җылыну чоры 1-4 атна барырга мөмкин, бу вакытта еланнар сүлпән була һәм күзгә күбрәк чалына. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100