news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Апас районында дуслык, теләктәшлек, хезмәттәшлек аллеясы булдырылды

Үзәк урам тагын да ямьләнде

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Апас районында дуслык, теләктәшлек, хезмәттәшлек аллеясы булдырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы һәм “Бердәм Россия” партиясе катнашында хакимият бинасы каршына туя үсентеләре, ягъни, тормыш агачлары утыртылды.

Аллы-гөлле чәчәкләр янында яшел гүзәлкәйләр дә урын алгач, үзәк урам тагын да ямьләнде. Бу изге эш туган төбәгебезне яшелләндерү, сулар һавабызны сафландыру нияте белән беррәттән, дуслык күперен тагын да ныгытты. Әлеге чарада район вәкилләре белән бергә республика кунаклары да катнашты, дип белдерә “Йолдыз” басмасы.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100