news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында чәчү төгәлләнә

19 майга район күләмендә барлыгы 29000 гектар бөртекле һәм кузаклы, техник , терлек азыгы культуралары чәчелде.

(Апас, 21 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районында чәчү төгәлләнә, дип яза район газетасы.

19 майга район күләмендә барлыгы 29000 гектар бөртекле һәм кузаклы, техник , терлек азыгы культуралары чәчелде. Бу барлык планлаштырылган эш күләменең 95 процентын тәшкил итә. Шул исәптән, бүгенгә 8593 гектарда язгы бодай, 7684 гектарда арпа, 613 гектарда рапс тулысынча чәчелеп, план үтәлеше 100 процент.

Барлыгы 3700 тонна чәчүлек орлык тиешенчә әзерләнде һәм инкрустацияләнде. Үтәлеш шулай ук 100 процент.

Тагын 2000 гектарда кукуруз, көнбагыш, борчак, солы, соя, бәрәңге, бер һәм күпьеллык үләннәр өстәп чәчәсе калды. Барысы да ипле барса, район өчен бу ике-өч көнлек эш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100