news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында буада бер ир-ат батып үлгән

Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган булган.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Апас районының Әҗем авылында су сибү өчен ясалган буада бер ир-ат батып үлгән.

Урынга килгән коткаручылар һәлак булган ир-атның мәетен ярдан 4 метр ераклыкта таба. 33 яшьлек ир-атны судан чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Әлеге урын су коену өчен җиһазландырылмаган, су коенуны тыю турында билгеләр бар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot