news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында бер машинада законсыз алкогольле эчемлек табылган

Бу очракны тикшереп, чара күрү өчен составында спирт булган продукция “Госалкоголь“ инспекциясенә тапшырылган.

Апас районында бер машинада законсыз алкогольле эчемлек табылган
Михаил Захаров/архив

(Апас, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы автоинспекторлары үткәргән чираттагы “Тоннель“ операциясе вакытында бер җиңел автомашина салонында 21,7 литр күләмендә алкогольле эчемлек табылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Машина хуҗасының бу продукциягә тиешле, товарның законлы булуын дәлилләүче документлары булмавы ачыкланган. Бу очракны тикшереп, чара күрү өчен составында спирт булган продукция “Госалкоголь“ инспекциясенә тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot