news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында бер ир-ат бергә яши торган хатынының абыйсын үтерүдә гаепләнә

51 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен Югары Балтай авылында сыер абзарында табып алганнар.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Апас районында бер ир-ат сеңлесен яклап, аның бергә яши торган ире белән бәхәскә кергән. Кияү тиешле кеше бу ир-атны кадап үтергән дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Узган атнада җомга көнне Югары Балтай авылында сыер абзарында 51 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылды. Хокук сакчылары аның 53 яшьлек хезмәттәшен кулга алды, бу ир-ат үз гаебен таныды», - дип белдерде Андрей Шептицкий.

Башлангыч версия буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат бергә яшәгән хатыныннан көнләшкән. Бу хатынның абыйсы сеңлесен яклап чыккан. Фаҗига булган көнне, сыер абзарында (ир-атлар шунда эшләгән) хатынның абыйсы сеңлесе белән яшәгән ирнең йөзенә китереп суккан, тегесе аның аркасына пычак кадаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда шикләнелүче ир-ат сак астына алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100