news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Күчтәнәч пакетлары сугыш чорындагы кебек, бабайлар телендә әйткәндә меш-мешок рәвешендә тектерелгән.

Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр
apastovo.ru

(Апас, 3 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Бүген районда гомер итүче Бөек Ватан сугышында катнашкан  15 ветеранга һәм Ленинград блокадасының ике шаһиты булган ветераннарга район башлыгы Рәшид Заһидуллин тарафыннан күчтәнәч пакетлар һәм15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Күчтәнәч пакетлары сугыш чорындагы кебек, бабайлар телендә әйткәндә меш-мешок рәвешендә тектерелгән.

Чүрибураш авылында яшәүче Гаделҗан бабай Габидуллин район башлыгы тарафыннан шундый кадер хөрмәткә бик шатланды.

- Сугыш вакытында солдатның меш-мешогында калай кружка, кашык һәм котелок кына шылтырап йөри иде. Бүген район башлыгы китергән мешокны күтәргесез, нәрсә генә юк монда. Шулай зурлаганы өчен сәламәтлек, эшендә уңышлар, тыныч тормыш телим.

Ил-көннәребез тыныч булсын, балалар шатланып яшәсен, киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә бергә-бергә күрергә язсын, - дип озатып калды Гаделҗан бабай белән 65 ел парлы гомер кичерүче тормыш иптәше Диләфрүз әби.

Бүләк алучы барлык ветераннардан да шундый ук изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100