news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында алдынгы комбайнчыларга премия тапшырыла

Премиянең күләме - 5 мең сум.

Апас районында алдынгы комбайнчыларга премия тапшырыла
apastovo.ru/

(Апас, 22 август, "Татар-информ", "Апас-информ", Гүзәл Хилавиева). Апаста һәр көнне 3-4 экипажга премия тапшырыла. Йомралы берләшмәсе игенчеләре Дамир Фазлыев, Илназ Ибәтов район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан 5 мең сумлык премия алдылар.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы аларга Апас күренешләре белән календарь, кепкалар һәм суктырган тонналарын язып барыр өчен ручкалар бүләк итте. Игенчеләргә сәламәтлек, гаиләләрендә тигезлек, иминлек, эшләрендә уңышлар теләде.

Комбайнчы егетләр исә чын күңелдән рәхмәтләрен ирештерделәр.

"Һава шартлары яхшы торганда көнне төнгә ялгап, ике сменада эшлибез. Кырга килеп тәмле итеп ашаталар. Икмәк әйбәт чыга. Әлеге кырда 40 центнер уңыш чыга. Премия алгач тагын да күңел үсә. Күп сөйләргә вакыт юк, эшләргә кирәк", - дип эшкә кузгалды яшь комбайнчы Илназ Ибәтов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot