news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында алдынгы комбайнчыларга бишәр мең сумлык премия тапшырдылар

Быелгы урак башыннан барлыгы 25 экипаж кыр премиясе алу өчен каралган ашлык суктыру нормативын үтәде.

(Апас, 26 август, "Татар-информ", "Апастово-информ" , Ришат Җамалиев). Апас районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов 3 комбайн экипажына кырга махсус килеп, бишәр мең сумлык премия тапшырдылар, дип яза җирле басма.

“Класс-Лексион”, Класс-Мега”, “Нью-Холланд” комбайннары белән 6500-19000 центнер ашлык суктырып алган алдынгы комбайнчылар Дамир Фазлыев, Радик Җәләлов, Ирек Юзеев һәм аларның алмашчылары, хезмәттәшләре өчен бу беренче премия генә булмас дигән теләктә калабыз.

Быелгы урак башыннан барлыгы 25 экипаж кыр премиясе алу өчен каралган ашлык суктыру нормативын үтәде. Кырларда исә бүген инде эш соңгы берничә йөз гектарларда бара. Ике-өч көннән урак тулаем тәмамланачак, дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100