news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында алдынгы игенчеләрне бүләкләделәр

Район штабы карары белән һәр дүрт көн саен алдынгылар ачыкланачак һәм аларга кырга килеп шундый хөрмәт күрсәтеләчәк, дип килешенде.

(Апас, 13 май, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апасның “Язгы чәчү-2019“ район штабы басуларга чыгып, сезонда иң күп күләмдә җир эшкәрткән һәм сабан культуралары чәчкән игенчеләргә район башлыгының Рәхмәт Хаты һәм акчалата премияләр тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алдынгылар арасында “Свияга“ агрофирмасы бүлекчәләре механизаторлары Равил Абдуллин, Рамил Гарифуллин, Руслан Нуруллин, Азат Гобәйдуллин, Владимир Диогуца һәм башкалар бар.

Бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре Ильяс Заһидуллин белән Марат Хәсәнов кулыннан кабул итеп алучылар язгы кырларда тагын да тырышыбрак эшләргә ышандырдылар. Район штабы карары белән һәр дүрт көн саен алдынгылар ачыкланачак һәм аларга кырга килеп шундый хөрмәт күрсәтеләчәк, дип килешенде.

news_right_1
news_right_2
news_bot