news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында 26 крестьян-фермер хуҗалыгы бар

8 гаилә мини-фермасы теркәлгән.

(Апас, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Бүгенгә Апас районында 26 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. 8 гаилә мини-фермасы теркәлгән.

Тәвәккәлләр сафында 24 кенә хуҗалыклы, 70ләп кеше яшәүче Кече Бакырчыдан бертуганнар Азат белән Марат Вәлиуллин гаиләләре дә бар.

– Улым Ленар, туганнар белән былтыр төзегән ишегалды фермамда бүген 10 сыер бар, – ди Азат.

– Безнең хәзер бозаулары белән бергә барлыгы 23 баш терлегебез бар. Көненә 80-120 литр сөт сатабыз. Айлык саткан сөт уртача 20-25 мең сум акча китерә.

Азатның энесе Марат Вәлиуллин да былтыр зур җылы абзар салган.

– 35 гектар җирем, берничә трактор, тагылмалар һәм бер комбайным бар. Минем абзардагы 25 баш (шуның сигезе савым сыеры), абыйныкына да җитәрлек терлеккә азыкны үзебез үстерәбез, – ди. Үзе казыган сенаж базы да тулы.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин:

– Хәзерге тәртип буенча мини-ферма 50 процентка өлгергәч тә районнан комиссия чакыртырга кирәк. Без аны рәсмиләшереп, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша каралган субсидияне аның хуҗасы банкта ачкан исәпкә күчерәбез, – дип аңлатты. – Узган ел 6 гаилә фермасын комиссия кабул итеп, хуҗалары 200 меңәр сумлык дәүләт ярдәме алды.

Азатка да дәүләттән шул субсидияне биргәннәр. Саву аппаратларының берсенә “кырыкка – алтмыш” нисбәтеннән сатучыга түләгән акчасы кире кайткан.

– Бу аппаратны сатып алучыга дәүләт ярдәме бирелү өчен районда бер генә рәсми нокта бар. Субсидиягә хокуклы булу өчен шәхси хуҗалыкта савым сыерлары өчтән дә ким булмаска тиеш. Аппарат сатып алу, терлекләрнең баш санын раслаучы документларны идарәгә тапшырырга кирәк,- диде баш хисапчы Радик Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100