news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районында 20 яшүсмергә паспортлар тапшырылды

Үзәк музей хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында аерым викторина да үткәрде

(Апас, 5 декабрь, "Татар-информ", “Йолдыз”, Ришат Җамалиев). Апас районы хакимияте зур утырышлар залында 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы шартларда тәүге паспортларын тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Район үзәк музее җитәкчесе Рәмис Ногманов башлангычы һәм ул төзегән сценарий буенча районда бу тантаналы, истәлекле чара өченче ел рәттән, һәр айның соңгы пәнҗешәмбесенә гадәттә күбесенчә үзәк музей залларында үткәрелә. Хәзер биредә янкорма төзелеше бару сәбәпле, соңгысы район хакимияте бинасында үтте. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, район башлыгы ярдәмчесе Линар Хантимиров, район яшьләре оешмасы, “Яшь гвардия” хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев яшүсмерләргә район хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Район мәдәният йорты коллективы үзешчәннәре әзерләгән җыйнак кына чыгышлар бу чараны тагын да бай эчтәлекле итте. Үзәк музей хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында аерым викторина да үткәрде. Соңыннан алар һәм аларны озата килгән әти-әниләре, туганнары Апас музее күргәзмәләре, үзәктәге Мемориаль комплекс белән таныштылар. Оныгының беренче паспорт алу тантанасында катнашкан Зинаида һәм Расыйх Латыйповлар бу истәлекле чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot