news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районында 16 балага паспорт тапшырылды

14 яше тулган яшүсмерләрне Апас музеена яки хакимияткә чакырып беренче паспортны тантаналы итеп тапшыру уза.

(Апас, 8 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Дүрт ел элек гадәткә кергәнчә, 14 яше тулган яшүсмерләрне Апас музеена яки хакимияткә чакырып беренче паспортны тантаналы итеп тапшыру уза, дип яза җирле басма.

-Балалар әти-әниләре, туганнары озатуында музеебезга җыелып беткәч алар өчен күләмле экскурсия үткәрелде. Бигрәк тә мамонтлар залы, тере Алтай тиене дә булган яңа янкормадагы экспонатлар балалар күңеленә аеруча хуш килде,-ди музей директоры Рәмис Ногманов.

Яшүсмерләр күңелендә әле озак сакланачак бәйрәм тантанасында Казанның “Патриот” үзәге, район “Яшь гвардия” хәрәкәте, район яшьләр эше һәм спорт комитеты, район паспорт-виза, миграция хезмәте, мәдәният бүлеге вәкилләре дә катнашты. Барлыгы 16 бала бу көнне өйләренә тәүге паспортларын алып кайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100