news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районына 50 данә кул металл эзләгече кайтарылды

Бу приборлар Россиядә ясалган һәм аның бер-берсе 5000 сум тирәсе тора.

(Апас, 26 март, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районына 50 данә кул металл эзләгече кайтарылды. Аларны 18 мартта үткән Президент сайлауларында эштә сынап карадылар. Барлык металл эзләгечләр дә бу сынау тестын уңышлы узды, дип яза җирле басма.

-Татарстан Президенты фәрманы нигезендә кеше күп була торган җәмәгать урыннары-мәктәпләр, мәдәният йортлары, клублар, спорт корылмаларының куркынычсызлык паспортлары булырга тиеш. Бу террорлык очракларын кисәтү максатында эшләнә. Бина-корылмаларның шулай ук сак хезмәте, иминлек, янгын куркынычсызлыгы һәм башка шарт-таләпләренә җавап бирүе дә исәпкә алына.

Бүген райондагы 42 бина-корылманың шундый куркынычсызлык паспортлары булдырылды һәм махсус хезмәтләр тарафыннан расланды. Тиздән бу кул металл эзләгечләрне шул объектларга тапшырачакбыз,-ди бу эш өчен җаваплы район башкарма комитеты вәкиле Илдар Усманов.

Бу приборлар Россиядә ясалган һәм аның бер-берсе 5000 сум тирәсе тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100