news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Зур Күккүз мәктәбе СПИДка каршы көрәш исемендәге акция үткәрде

Алар сәламәт тормыш рәвеше алып тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак барырга өндәделәр.

(Апас, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районы Зур Күккүз мәктәбенең “Искра” отряды СПИДка каршы көрәш исемендәге акция үткәрде, дип яза җирле басма.

Алар өлкән сыйныф укучыларына СПИДның нинди куркыныч икәнен аңлатып кызыл тасмалар тараттылар, сәламәт тормыш рәвеше алып тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак барырга өндәделәр. Һәрвакыт файдалы гамәлләр генә кылып, намуслы, кешелекле, әхлаклы булырга киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot