news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Йомралы авылында чишмә ачу чарасы узды

Бәйрәм чараларында 300ләп кеше катнашты.

(Апас, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ",Ришат Җамалиев). Апас районы Йомралы халкы, күпсанлы кунаклар авыл күлен туендырып торучы шушы бик тә борынгы тарихлы, былтыр тазартылып, бетон кое куелган, быел инде матур итеп йорты төзелгән, ярлары төзекләндерелгән “Ачу чыгышы” чишмәсен яңадан ачу вакыйгасы шаһиты булды. Бу чарада район башкарма комитеты комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, башка дәрәҗәле кунаклар да катнашты, дип яза җирле басма.

Бу олы эшнең башында торучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев шушы авылда туып-үскән игелекле егет. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Муратов, авыл мәчете имамы Госман хәзрәт һәм башкалар аңа һәм аның башлангычын күтәреп алган, хәленнән килгәнчә үз өлешен керткән мәчет картлары, эшмәкәрләр, барлык киң күңелле авылдашларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Яңартылган чишмә ачылу тантанасына Апас, Казан һәм күрше Тәтеш районнары үзешчәннәре дә килгән иде, көне буе чишмә ярындагы сәхнәдән авыл өстенә җыр-моң сирпелде. Каршы як ярда ышык урынга төзелгән бик уңайлы, амфитеатр рәвешендәге утыргычларда ак калфаклы, камзуллы авыл акъәбиләре, абзый-бабайлар, әни-бәбиләргә дә урын бик иркен иде. Яр башындагы балалар мәйданчыгында нинди генә аттракционнар юк, сабыйлар рәхәтләнделәр шунда уйнап. Апас үзәк музее директоры Рәмис Ногманов, сәнгатъ мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов җитәкчелегендәге район тальянчылар ансамбле, авыл курайчысы Камил Гайнетдинов чыгышлары исә бәйрәмнең аерым бер бизәге булды.

Районның “Свияга” агрофирмасы чишмә ачу тантанасына килүчеләр өчен мул сыйлы, кыймак-пылаулы табын корган иде. Бу җирдән дә халык өзелмәде. Санап карасаң, бу көнне бәйрәм чараларында 300 ләп кеше катнашты. Казан “ТНВ” каналы иҗат төркеме бу вакыйга турында аерым, күләмле репортаж әзерләде.

-Минем, чордашларымның балачагы, үсмер елларыбыз шушы чишмә белән бәйле. Шушында каз-үрдәк бәбкәләре сакладык, су коендык, җиләк җыйдык. Ерак дип тормадык, фермадан ат чанасы алып килеп, шушында кышын тау шудык. Шул ерак балачагыбыз хатирәсен яңарту, авылдашларыма матур үрнәк күрсәтү ниятемнең тормышка ашуына гаиләбез белән чиксез шат мин бүген, - ди Рөстәм Мингазиев. - Тик бу эшнең яртысы гына әле, чишмә күлен ләмнән чистарту, тирәнәйтеп, ярларын тагын да матурлау хыялыбыз бар. Авылдашларым белән бергәләшеп монысын да хәл итәрлек кенә көчебез бар, дип саныйм. Иң мөһиме, бергәләшеп үзебез булдырган матурлыкны саклый да белик, кадерле йомралылар!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100