news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Янгелде авылында яңа мәчет ачылды

Яңа мәчет имамы Казанда мөгәллимлек иткән, аннан 10 ел элек авылга кайтып төпләнгән.

Апас районы Янгелде авылында яңа мәчет ачылды
apastovo.ru/

(Апас, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ", Ришат Җамалиев). 15 сентябрьдә Апас районы Янгелде авылының элеккеге мәчете нигезе янәшәсендә үк яңа мәчет ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апасның “Миргасыйм“ мәчете имам-хатыйбы Рамазан Әминов, Мөшки авылы мәчетеннән Талип хәзрәт һәм башка якын-тирә авыл мәчетләре имамнары да чакырулы иде.

"Бу көн авыл тарихында калырлык олы вакыйга", - диде яңа мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәмидов. Ул үзе Казанда мөгәллимлек иткән, аннан 10 ел элек авылга кайтып төпләнгән. Ике мәдрәсә белемле хәзрәт авылны мәчетле итү теләген узган ел май аенда авыл җыенында күтәреп чыккан.

Авыл фермеры Илһам, абый-энекәшләре Рәис белән Илдар Баһавиевлар, Илсур Хисамиев, Рәдиф Хәйруллин, Айрат Гыймадетдинов һәм башкалар бу эштә башлап йөрде һәм актив катнашты. Шушы авылда туып үскән, 1-2-3 дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары кавалеры Василий Аверьяновның улы Сергей, Евгений Жандаров гаиләләре дә изге эшкә үз өлешләрен керттеләр.

Советлар Союзы Герое Салават Кәримов туып-үскән кечкенә, бүген инде нибары 30 гына йортлы Янгелде авылы мәчете бурасын күтәрүдә бертуганнар Инсаф, Нияз һәм Фариз Садриевлар, Марат Хәйруллин, Илдус Яруллин, Ришат Мифтахов, Фәнил Җәләлиев, Илмир Хисамиев һәм Янгелдедә туып-үскән башка игелекле ир-атлар авыл өмәләрендә осталарга бик теләп булыштылар, хатын-кызлар тәмле сыйлы табыннар корды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100