news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Ябалак авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты ачылды

Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты.

(Апас, 13 июль, "Татар-информ", "Йолдыз"Гүзәл Хилавиева). Апас районы Ябалак авылында “Бердәм Россия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” федераль программасы кысаларында капиталь төзекләндерүдән соң бик матур, якты, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты ачылды, дип яза район газетасы.

Ачылу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, куратор, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнаштылар. Мәдәният йорты каршында татар, рус, чуваш милләтләре ансамбльләре килгән кунакларны үзләренең җырлары, биюләре белән каршы алдылар. Халык өчен чәй кайнады, табада тәмле коймак чыжлады.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл халкы белән күрешеп сөйләште.

- Әлеге мәдәният йорты сезнең сорауларыгызны күздә тотып төзекләндерелде. Матурлык өчен генә булмасын. Гел җырлап, биеп яшәгез. Яшьләр, өлкәннәр, балалар өчен дә чаралар үткәрелеп торсын. Районда һәр милләтнең үз ансамбле бар. Баян, гармуннарыбыз яңадан яңа. Аның өчен “Ак Банк” банк идарәсенә рәхмәт. Исән-имин, сәламәтлектә, дус-тату булып яшәгез, эшләгез, -диде район башлыгы.

Республика кунагы Илфан Гобәйдуллин да ябалаклыларның шатлыклы көннәре белән уртаклашты.

– Мондый күңелле бәйрәмнәргә киләсе генә килеп тора. Рәхәтен күреп яшәгез. Һәр көнегез җырлап, биеп узсын, - диде ул.

– Көне нинди матур булды. Күз алдында матур итеп ясап куйдылар. Күңел сөенә. Менә оныклар кайта, алар килерләр. Спектакльләр карарга яратабыз, килербез Алла боерса, - дип шатлыгы белән уртаклашты Нурия апа Гәрәева. Аннан соң барысы да мәдәният йортына район мәдәният йорты үзешчәннәре, Балтайның “Рәйхан” ансамбле, Биештән “Рябинушки”, Черкеннән “Шурампуч” ансамбльләре катнашында концерт карарга узды. диелгән район хәбәрендә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100