news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Ветераннар советы әгъзалары чираттагы утырышка җыелды

Биредә өлкәннәр ункөнлеген оешкан төстә уздыру, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

(Апас, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Ветераннар советының президиум әгъзалары, җирлекләрдәге ветераннар оешмалары җитәкчеләре район мәдәният йортына чираттагы киңәшмәгә җыелды, дип яза җирле басма.

Биредә өлкәннәр ункөнлеген оешкан төстә уздыру, өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү кебек мөһим мәсьәләләр, 28 сентябрьдә республикакүләм семинар уздыру хакында җитди сөйләшүләр алып барылды.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, районның халыкны социаль яклау идарәсе, район хастаханәсе, даруханә, район Пенсия Фонды, кулланучылар җәмгыяте вәкилләр катнашты һәм чыгыш ясады.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100