news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Урта Балтай авылында демографик хәлне яхшырту турында сөйләштеләр

Очрашуга үрнәк гомер кичерүче күпбалалы гаиләләр, тормыш кормаган егетләр-кызлар чакырылды.

Апас районы Урта Балтай авылында демографик хәлне яхшырту турында сөйләштеләр
apastovo.ru

(Апас, 11 апрель, "Татар-информ", "Апас-информ"). Апас районындагы демографик хәлне яхшырту максатыннан авыл җирлекләрендә мөһим чаралар уза. Профилактик чараның чираттагысы Урта Балтай авыл җирлегендә үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җылы очрашуга авыл тормышы һәм аның киләчәге өчен җан атып яшәүче авыл активы, үрнәк гомер кичерүче күпбалалы гаиләләр, тормыш кормаган егетләр-кызлар чакырылды.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хастаханә, опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot