Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апас районы укучысының “Welcom to Kokuzy» проекты республика конкурсында җиңгән
Казанда VII «Путешествие к истокам» республикакүләм конкурсының җинүчеләрен бүләкләү тантанасы үткән.
(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). 25 ноябрь көнне Казанда VII республикакүләм «Путешествие к истокам» конкурсының җинүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге тантанада Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Александра Иванова“Welcom to Kokuzy» инновацион проект эше белән катнашып, I нче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргэ лаек булды. Бу хакта "Йолдыз" газетасы хәбәр итә.
Александраның проект эшендә һәм презентациясендә районыбызның бай тарихы, үзенчәлекле гузәл табигате күпмилләтле тырыш халкы яшәвенә, район туристлар кабул итә алуына куп мисаллар китерелде.
- Проект эшләре белән шөгыльләнүне мин сыйныф җитәкчем Фәридә Гыйззәтуллина кысыксындыруы буенча башладым. Сыйныфтан тыш сәгатьләрдә без фән, мәдәният, экологиягә багышланган төрле кызыклы материаллар, фотосурәтләр, видеоязмалар туплыйбыз. Әзер проект эшләр белән төрле республикакүләм конкурсларда катнашабыз. Мин буген җиңүче булуыма бик шат, -ди Александра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз