news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы - Татарстан районнары арасында бизнес активлык антирейтингында беренче урында

Эшмәкәрлек буенча совет тикшеренүләре нәтиҗәләре Әтнә районында иң актив эшмәкәрләр яшәвен ачыклаган.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча совет республика муниципаль районнарында бизнес активлыгы индексы буенча рейтинг әзерләгән.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Әтнә, Яңа Чишмә һәм Мөслим районнарында бизнесның эшлекле активлыгы һәм уңай халәте күзәтелә. Рейтинг аутсайдерлары булып Апас, Азнакай һәм Сарман районнары булуы ачыкланган.

Эшмәкәрлек советы 2017 ел активлыгы белән чагыштырып, үзгәрешләрне дә ачыклаган. Рейтинг лидерлары исемлегендә Түбән Кама, Кама Тамагы һәм Мөслим районнары. Исемлек ахырында Баулы, Балтач һәм Арча районнары тора.

Узган елгы тикшеренүләрдә Түбән Кама һәм Кама Тамагы районнары эшлекле активлыкта рейтинг аутсайдерлары булган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot