news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Татар Пучинкәсе авылында яңа клуб ачылды

100 урынга исәпләнгән клуб район бюджеты хисабына төзелгән.

(Апас, 31 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы Татар Пучинкәсе авылында клуб ачылды. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яңа клубка район башлыгы тарафыннан бильярд өстәле һәм баян, “Ак Барс“ банк идарәсе иганәчелегендә аппаратура бүләк ителде. “Свияга” агрофирмасы телевизор бүләк итте.

100 урынга исәпләнгән клуб район бюджеты хисабына төзелгән. Ул үз эченә фельдшер-акушерлык пунктын да алган.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин клуб төзелешенә өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткереп, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратовка Рәхмәт хаты, Сертификат, клуб мөдире Венера Мөхәммәтҗановага, фельдшер Лилия Муратовага Рәхмәт хатларын тапшырды.

Ачылу тантанасыннан соң, клубта матур ял концерты узды. Район гармунчылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-моңнарын бүләк итте. Кайнар коймак пеште, чәй кайнады. Бу көн халык өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100