news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Татар Пүчинкәсендә яңа клуб булачак

Әлеге эш өчен 3 миллионлык сертификат бирелгән.

(Апас, 13 февраль, "Татар-информ", "Йолдыз"). Салкын кыш айлары булуга да карамастан, Апас районында төзелеш эшләре тукталмый, яңалары да өстәлеп тора. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе төзелеш эшләре барган урыннарда булып, төзүче-эшчеләр белән сөйләшеп, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырыша, дип яза җирле басма.

Яңа эш атнасы Татар Пүчинкәсе авылында яңа клубка урын билгеләү белән башланып китте.

– Әлеге авылда 68 кеше яши. Федераль программа нигезендә авыл уртасына кадәр таш юл салынды. Халык җыеннары вакытында авылдашлар клубка ремонт кирәк дип сораганнар иде. Район башлыгы өр-яңа клуб салабыз дигәч тагын да шатландык. Әлеге эш өчен 3 миллионлык сертификат та бирелгән. Биредә җыйнак кына клуб һәм шунда ук фельдшер- акушерлык пункты да урнашачак, - дип шатлыгы белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов.

news_right_1
news_right_2
news_bot