news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Табар Черкенендә яңа күпер салынган

Бер миллион грант, 150 мең үзара салым акчасына менә шундый күпер эшләп куйдылар.

(Апас, 25 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас районында барган төзелеш эшләре белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин көндәлек танышып бара, килеп туган мәсьәләләрне вакытында хәл итәргә тырыша, дип яза җирле басма.

Халык җыеннары вакытында Табар Черкене халкы урам аркылы чыгу юлына күпер сораган иде. Әлеге күпер эшләре төгәлләнеп килә.

Авыл җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин әйтүенчә, быел җирлектә үзара салым акчасына Зур Кызыл урамына асылмалы күпер салынган, батырлар һәйкәле төзелгән, зират тирәләре төзекләндерелгән. – Авылыбыз халкы юл өзеклегеннән бик аптырады. Бер миллион грант, 150 мең үзара салым акчасына менә шундый күпер эшләп куйдылар. Олы рәхмәтемне район башлыгына, Дамир Салахов җитәкчелегендәге эшчеләргә җиткерәсем килә. Киләсе елга авылыбыз клубына капиталь төзекләндерү программага кертелгән, үзара салым акчаларын юлга куярга планлаштырабыз, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Эшкә баручы, кайтучы халык рәхмәтләрен укый-укый яңа күпердән чыгалар. – Күпер сала башлаган көннән үк шушында күзәтеп торам. Бик тә кирәкле эш башкардылар. Җәяүле генә түгел җиңел машина чыга алырлык булды. Район җитәкчеләренә, авылыбыз җитәкчеләренә, төзүчеләгә халык исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, - диде Николай Волков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100