news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Түбән Барыш авылына "Күкәй бәйрәме"нә районнан да кайтканнар

Балалар йорттан-йортка йөреп, йомырка һәм башка тәм-томнар җыя.

(Апас, 1 май, "Татар-информ", "Йолдыз"). 1 май бәйрәмен Апас районы Түбән Барыш авылы балалары аеруча да көтеп ала, дип яза җирле басма.

Бу көнне ел саен һәр йортта йомырка буяла. Балалар йорттан-йортка йөреп, йомырка һәм башка тәм-томнар җыя. Клуб мөдире Ләйсән Зарифуллина сүзләренчә, "Күкәй бәйрәме" быел да бик күңелле узган. Бирегә шәһәрдән, район үзәгеннән дә күп балалар кайткан. Балалар өчен дә, авыл халкы өчен дә зур бәйрәм булган. Авыл җирлеге башлыгы Розия Низамова да балалар шатлыгы белән бүлешеп, аларга изге теләкләр теләп, традицияне дәвам итәргә чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100