news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Апас районы Шәмәк авылында 6 миллион сумга заманча баганалар һәм яктырткычлар куелды

3 баганадагы утны аз сарыф итүче яктырткычлар авылга керү юлыннан башланып, авылдан чыкканчы озатып бара.

(Апас, 5 август, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы алып барган сөйләшүләр нәтиҗәсендә урамнар көннән-көн яктыра, көннән-көн төзекләнә, яңара бара, дип яза җирле басма.

Республикакүләм программага кертеп, Шәмәк авылында 6 миллион сумга заманча баганалар һәм яктырткычлар куелды. 33 баганадагы утны аз сарыф итүче яктырткычлар авылга керү юлыннан башланып, авылдан чыкканчы озатып бара. Шәмәк авылы халкы һәм узып баручы юлчылар өчен бу бик уңайлы.

news_right_1
news_right_2
news_bot