news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Сатмыш мәктәбендә Җир көненә багышланган дәрес үткәрде

Апас районы Сатмыш мәктәбендә Җир көненә багышланган дәрес үткәрде

(Апас, 23 апрель, "Татар-информ", "Йолдыз"  ). 22 апрельдә Апас районы Сатмыш мәктәбендә  география һәм биология укытучысы Гимадиев Илфат Шакирҗан улы җитәкчелегендә “Халыкара Җир көне”нә багышланган класс сәгате үтте, дип яза район газетасы.

Бу дәрестә без җир йөзендә булган экологик һәлакәтләр турында искә төшереп, шушы экологик проблемаларны чишүдә нинди өлеш кертә алуыбыз турында сөйләштеләр. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы дигән нәтиҗәгә килделәр. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суларны агулап, урманнарны корытып бетерәләр икән, димәк кешеләр үз-үзләрен юк итәләр дигән сүз. Чөнки аларга яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк икәненә инандык.

Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Шуңа күрә, мәктәбебез укытучылары бездә, кечкенәдән үк, әхлаклылык, намуслылык, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләүдә барлык тырышлыкларын куялар. Без дә шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле балалар булырбыз, табигатьне яратырбыз һәм сакларбыз дип сүз бирә балалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100